Ике ай эчендә бу хезмәттән 400 дән артык кеше файдаланган инде, дип хәбәр итә «РИА Новости» агентлыгы.
Гомумән алганда, илдә ике айда 709 орган трансплантациясе башкарылган, шуларның 419 ы – бөерләр. Узган елда Россиядә органнар трансплантациясе буенча 4000 гә якын операция башкарылган.
Акча түләп ясаткан очракта бөерләр трансплантациясе бер миллион сумнан артыкка төшә икән. Хәзер бу операция дәүләт хисабына башкарыла, аның үзкыйммәте миллион сумнан артык тәшкил итә. Хәзер операцияләр саны квоталар белән чикләнмәгән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.