Иртәгә – 11 февральдә Россия Президентының Татарстандагы кабул итү бүлегендә алимент түләү турында килешү төзү мәсьәләләренә багышланган туры элемтә узачак.
Бу хакта Татарстан Республикасы Баш федераль инспекторы Аппараты хәбәр итә. Туры элемтә аша 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькәчә киңәш-табыш алырга мөмкин булачак. Республика яшәүчеләрнең сорауларына Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы хезмәткәрләре җавап бирә. Аларга 221-80-35 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.